Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Киләсе җәйгәчә хуш, “Юниор”

Узган атнада өченче сменада ял итүче 100 малай һәм кыз, шундый сүзләр әйтеп, лагерь белән саубуллашты. - "Супер" ял иттек. Өчебез дә икенче отрядтан. Безнең әйдәманнардан да яхшысы юк. Һәр көн үзенчәлекле узды. Саф һава, тәмле ризык, сауна, кызыклы чаралар, яңа дуслар - бу "Юниор", - диләр Лилия Ходжиматова, Камилә...

Узган атнада өченче сменада ял итүче 100 малай һәм кыз, шундый сүзләр әйтеп, лагерь белән саубуллашты.

- "Супер" ял иттек. Өчебез дә икенче отрядтан. Безнең әйдәманнардан да яхшысы юк. Һәр көн үзенчәлекле узды. Саф һава, тәмле ризык, сауна, кызыклы чаралар, яңа дуслар - бу "Юниор", - диләр Лилия Ходжиматова, Камилә Сафиуллина, Алия Галиуллина.
Смена ябылуга лагерьга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роберт Гаффаров балаларга онытылмас яллар оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм яңа уку елында уңышлар теләде.
Лагерь начальнигы Рүзәл Шәймөхәммәтов өч отряд командирларының рапортын кабул иткәннән соң, "Юниор" республикасы әләме төшерелде.
Әйдәманнар Эльвира Макушева, Юлия Захарова, Артур Йосыпов, Тимур Гобәйдуллин, Елена Краснопёрова, Руслан Тарасов белән берлектә әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Бәйрәмгә җыелган тамашачылар һәр җыр, бию, сәхнә күренешен көчле алкышларга күмделәр. Чыгышлар балалар белән әйдәманнар башкаруында заманча гомумлагерь биюе белән тәмамланды.
Тантананы хозур кылучы Ольга Шәйхетдинова улы Эмильнең монда икенче тапкыр ял итүен белдерде һәм фикере белән бүлеште:
- Эмильнең дусларыннан аерыласы килми. Урман, елга, спорт, режим, тәртип - барысы да сәламәтлекне ныгыту, кәеф күтәренкелеге өчен иң кирәкле әйберләр. Улым мөстәкыйльлеккә, балалар белән аралашырга өйрәнде. Икенче елга да "Юниор"га киләчәкбез, чөнки Эмиль яңа дуслары белән кабат лагерьда очрашырга сөйләшкән.
Әйдәманнар бертавыштан: "Безнең сменада иң актив, иң креатив, иң иҗади малайлар, кызлар җыелган. Үзебез дә җәйге ялларыбызны "Юниор"да уздыра идек. Лагерьда алган тәэсирләр күңелдә саклана, икенче елга да әйдәман булырга телибез", - диләр.
Хушлашу кичәсен күңелле дискотека, учак тирәсендә уеннар, гитарага кушылып җырлар башкару дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юниор Менделеевс яћалыклары