Коронавирусны кемнәр йоктырырга мөмкин
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, тәмәке таручылар, шулай ук җитди хроник авырулары булган гражданнар яңа төрдәге коронавирусны беренче чиратта йоктырырга мөмкин.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов коронавирус инфекциясен кисәтү буенча туры эфир кысаларында шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә генә утырырга, артык ихтыяҗ булмаганда урамга чыгып йөрмәскә кирәк. Лопушов яшьләрне өлкән яшьтәге туганнарына аерым игътибар бирергә, аларны азык-төлек һәм кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә чакырды. Чит илдән кайткан кешеләргә, куркыныч инфекция йоктырмас өчен, пенсионерлар белән контактка кермәскә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев