Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирустан саклану чараларын исегезгә төшерәбез

Иң төп кагыйдә, әлбәттә – кулларны сабын белән еш юарга. Дезинфекция чарасын куллану да ярдәм итә.

Үзең белән спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар йөртергә. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шулар бик ярап кала.

Юылмаган куллар белән күзләргә, иренгә, борынга кагылмаска тырышыгыз.

Коронавирус вакытында кул бирешми, баш кагып сәламләшү дә җитә.

Ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынны бер тапкыр кулланыла торган салфкеткалар белән каплагыз һәм соңыннан чүплеккә ыргытыгыз.

Эштә һәм өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны һәм техникаларны чистартып торырга кирәк.

Җәмәгать урыннарына чыкканда, авыруны караганда медицина битлеге кию мөһим.

Ютәлләгән, төчкергән кешедән ераграк торырга кирәк. Ким дигәндә 1 метр ераграк тору хәерле.
Чөнки вирус һава-тамчы юлы белән күчә.

Үзегезне начар хис итәсез икән яки шик-шөбһә булса, иң яхшысы – өйдә калырга һәм табиб чакыртырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев