Котыру каядыр якында
Котыру авыруын еш кына төлкеләр тарата. Әлеге чир үзләрен саклау инстинктын тоткарлый.
Куркыныч очрашу
Моның шулай икәнлегенә шәһәр янындагы карьерларның берсендә авыр техника машинисты булып эшләүче менделеевлы инанды. Көн саен биредә җирән алдакчыны күрергә мөмкин. Аны экскаватор тавышы һәм кеше булуы да куркытмый. Киресенчә, җәнлек тирә-юньне зур кызыксыну белән күзәтә. Балалар һәм өлкәннәр ял зонасыннан Камага киткәндә, төлке аларның сумкалары һәм рюкзакларыннан ризыкларын ала, ә аннан соң куаклыкта сыйлана. Әлеге хәлгә битараф калмаган шәһәрленең эш режимы тыгыз булганга, ул бирегә килүче һәр кешегә куркыныч янавы турында аңлатып тора алмый. Без менделеевлыларга газета аша мөрәҗәгать итәргә булдык. Һава торышы җылы, кояшлы, шуңа күрә Чулман буенда ял итәргә теләүчеләр һичшиксез табыла. Ә бу бик куркыныч.
Ни өчен бу хәйләкәр курыкмый?
Эпидемиологлар аңлатуынча, төлкеләр, чынлап та, котыру авыруын таратучылар. Әгәр дә җәнлекләр курку хисен югалтып кешеләр янына килә икән, аның әлеге авыру белән зарарланган булуы мөмкин. Җәнлек янына килеп элемтәгә кермәгез, аеруча ышанучан балаларны якын җибәрмәгез, төлке белән танышу уен үзегездән ераккарак куыгыз. Тормышта хәйләкәр төлке, әкияттәге кебек, дуслашмый, гадәттә, балалар алар белән мультфильмнар һәм яраткан әсәрләр буенча танышлар. Кызганычка каршы, кыргый җәнлекләр бер нәрсәдән дә курыкмыйча авыл абзарларына һәм фермаларга керәләр. Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча белгечләр бу хәлләрне төлкене кешеләр янына ачлык алып килә дип аңлаталар. Һәм еш кына ерткычлар чүплектә дә казыналар.
Ни өчен җирән хәйләкәр иркенлектә?
Төлкеләрнең торак пунктларга якын килүләре аларның саны арту белән бәйле. Элек аларны аталар һәм тиресен эшкәртәләр иде. Хәзер, төрле төсләр булдырып, җәнлек совхозлары сыйфатлы чимал белән тәэмин итә. Табигый мехны кире кагып, җәнлекләрне яклаучылар да бу эшкә үз өлешләрен керттеләр. Шуның өчен соңгы вакытларда төлкеләрне аучылар-ау белән мавыгучылар гына аталар. Әлеге җәнлеккә ау сезоны гыйнварда гына башлана. Шуның өчен дә төлкеләр үзләрен ирекле хис итәләр, алар арасында, һичшиксез, кеше өчен куркынычлары да бар.
Әкияти булмаган төлке тешләгәндә берничә киңәш
Котыру – куркыныч вируслы йогышлы авыру, ахыры үлем белән тәмамлана. Ул кешегә дә җиңел күчәргә мөмкин. Хайван тешләсә, тырнаса, селәгәе тисә, шулай ук йогышлы селәгәй тигән әйберләргә кагылу да зарарларга мөмкин, Битне, муенны, кул һәм аяк бармакларын тешләү аеруча куркыныч. Котыру авыруын профилактикалау максатыннан барлык зыян күрүчеләр кичекмәстән медицина ярдәме алырга тиешләр. Россельзхознадзорның ТР Идарәсе белгечләре кисәтүенчә, кыргый һәм сукбай хайваннар белән элемтәгә кергәндә тиешле кагыйдәләрне үтәгән очракта вакцинопрофилактика ярдәмендә котыруны булдырмый калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев