Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кросска җиде йөздән артык менделеевлы чыкты

"Татарстан кроссы-2015" кысаларында Менделеевскида зур спорт чарасы булды. Җиде йөздән артык менделеевлы - укучылар, предприятие, оешмалар вәкилләре йөгерү юлына басты. Катнашучыларны шәһәр һәм район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде. - Кросска тулы составта администрация дә чыкты, - диде Валерий Чершинцев. - Мин биредә актив спорт яратучыларны, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын күрүемә...

"Татарстан кроссы-2015" кысаларында Менделеевскида зур спорт чарасы булды.
Җиде йөздән артык менделеевлы - укучылар, предприятие, оешмалар вәкилләре йөгерү юлына басты.
Катнашучыларны шәһәр һәм район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде.
- Кросска тулы составта администрация дә чыкты, - диде Валерий Чершинцев. - Мин биредә актив спорт яратучыларны, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын күрүемә шатмын.
Беренче булып унсигез яшькә кадәрле менделеевлылар старт алды. Алар арасында гимназияле Нияз Саттаров та бар.
- Миңа җиде яшь, мондый чарада тәүге тапкыр катнашам, дустым Данил Николаев белән килдем, - ди ул. - Безнең өчен әнием Римма Бәгъдануровна җан ата.
Аннан соң бер километрлы дистанцияне 18 яшьтән өлкән ирләр һәм хатын-кызлар үтте.
- Барлык спорт чараларында да бик теләп катнашам, - дип бүлеште Бәзәкә балалар бакчасы мөдире Сәрия Галимова.
Номинацияләр буенча бүләкләү шәһәр планеркасында булчак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Татарстан кроссы2015