Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Март башында көчле магнит давыллары көтелә.

Мондый көннәрне җиңелрәк кичерү ысуллары әлеге язмада.

Магнит давылы, күп очракта, электр җиһазларының эшчәнлегеннән тыш, кешенең сәламәтлегенә һәм кәефенә дә йогынты ясый.

 
Астрономнар фаразы буенча март аенда иң көчле магнит давыллары 5се һәм 6сы көнне көтелә. 11 мартта башланачак магнит давылы исә, гомумән, ике көн дәвам итәчәк.  Метеоторышка бәйле кешеләр өчен 19нан алып 21нәчә көннәр дә җиңел булмас.


Белгечләр магнит давылы көтмәгәндә барлыкка килә һәм , организмга аңа өйрәнергә вакыт җитми диләр. Кешенең магнит давылын кичерү сәләте организмының ни дәрәҗәдә тиз адаптаөияләшүенә бәйле. Гадәттә моның өчен нейрогормональ контроль системалары җаваплы, ягъни, гипоталамус, гипофиз, калкансыман биз, бөер өсте бизеләре, баш миенең диэнцефаль өлкәсе.

Магнит давылын җиңелрәк үткәрәсе килүчеләргә күбрәк ял итәргә, туйганчы йокларга һәм саф һавада йөрергә киңәш ителә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган очракта даруларны кабул итүне дәвам итәргә һәм табиб киңәшләрен үтәү зарур.

Һава шартларының кискен үзгәрешләрен кичерүне күбрәк су һәм  гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре эчү, җиңелчә физкультура, җиңел эшкәртелүчән ризыклар ашау да җиңеләйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Магнитные бури магнит давылы