Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Медицина хезмәткәрләренә яңа түләүләр кертелде

Түләү күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр җитәчәк

2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносы медицина хезмәткәрләренә, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүчеләргә яңа түләү кертелде. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафинга сылтама белән «Татар-информ. Татар» хәбәр итә.

Вафин сүзләренчә, түләү күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр җитәчәк. Ул медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле. 

«Түләү операторы итеп Россиянең Пенсия һәм социаль иминият фонды билгеләнде. Безнең бурыч — медицина оешмалары хезмәткәрләренә социаль түләүләрне үз вакытында һәм тулы күләмдә гамәлгә ашыру», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев