Менделеевлылар Идел буен яуладылар
Түбән Новгородта узган кобудо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатында Россиянең 15 регионыннан 600 спортчы катнашты. Кобудо буенча Республика федерациясе президенты Сергей Лисютин җитәкчелегендә Татарстанның җыелма командасы жиде алтын, 10 көмеш, бер бронза медальгә ия булды һәм команда буенча беренчелекне яулады. Призёрлар исәбенә менделеевлылар да керде. Татьяна Уватова...
Түбән Новгородта узган кобудо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатында Россиянең 15 регионыннан 600 спортчы катнашты.
Кобудо буенча Республика федерациясе президенты Сергей Лисютин җитәкчелегендә Татарстанның җыелма командасы жиде алтын, 10 көмеш, бер бронза медальгә ия булды һәм команда буенча беренчелекне яулады.
Призёрлар исәбенә менделеевлылар да керде. Татьяна Уватова (12-13 яшьлекләр арасында) беренче урынга лаек булды. Айдар Низаметдинов, - икенче, Данил Мостафин - өченче (10-11 яшь категориясендә).
25-26 октябрьдә "Химик" спорт сараенда узачак кобудо буенча беренчелек һәм чемпионатта көнчыгыш бергә-бер сугышын яратучылар республиканың көчле спортчыларының мавыктыргыч чыгышын тамаша кыла һәм якташлары өчен җан ата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев