Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Менделеевлылар актив рәвештә коронавирустан прививка ясаталар

Массакүләм вакцинациягә башкарма комитетның Үзәкләштерелгән бухгалтерия баш хисапчысы Луиза Горячева кушылды.

– Коронавирус инфекциясеннән прививка ясаттым, чөнки үз сәламәтлегем турында кайгырту мөһимлеген аңлыйм, – диде ул.

Район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, вакцинаның яңа партиясе юнәтелде. Прививканы «Спутник-V» препараты белән ясыйлар. Баш табиб Оксана Бахматова белдерүенчә, прививка коронавирус инфекциясенә каршы ныклы иммунитет булдырачак. Бүгенгә 860 кеше вакцинацияләштерелгән.

Менделеевлылар прививка ясату өчен район үзәк хастаханәсенә 2-19-82 телефоны буенча, шулай ук РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша языла алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X