Менделеевлылар табибка интернет аша языла алалар
Район үзәк хастаханәсе хәбәр итүенчә, интернет аша табибка язылу менделеевлылар арасында ихтыяҗлыга әверелде.
Теркәү бүлеген һәм җирле хастаханәдә чиратны киметү максатыннан терапевт, стоматолог, гинеколог, лор, дерматологка алдан язылу кертелә.
– Мондый электрон ресурс вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә, – дип билгели район үзәк больницасының баш табибы Оксана Бахматова. – Электрон язылу 2013 елның августында барлыкка килде. Еллар буенча чагыштырганда эш ресурслары динамикасы күз алдында. 2014 елда интернет аша язылучылар 39 кеше була, алдагы елга бу сан 1500гә җитте, 2016 һәм 2017 елларда – 2000.
Әгәр дә интернет аша тиешле табибка языла алмасагыз, ул очракта медицина учреждениесенең теркәү бүлегенә сәбәпләрен аңлатуны, шәхси мәгълүматларны һәм кабул итү вакытын аныклауны сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яисә 2-17-60, 89083407894 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.
ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша табиб кабул итүенә язылу буенча күрсәтмәләр
1. uslugi.tatarstan.ru порталына керергә.
2. Шәхси кабинетка керергә. Әгәр дә порталда шәхси кабинетыгыз юк икән, аны булдырыгыз, “шәхси мәгълүматлар” һәм “мәҗбүри медицина иминияте полисы” бүлекләрен тутырыгыз. Үзегезнең полисыгыздан тыш гаилә әгъзаларыгызның полисларын да өстәргә мөмкин, ул вакытта аларны да кабул итүгә яза аласыз.
3. “Сәламәтлек саклау: кабул итүгә язылу, файдалы мәгълүмат алу” электрон хезмәтен сайларга.
4. “Кабул итүгә язылу” төймәсенә басарга.
5. Исемлектән языласы авыруның полисын сайларга (сезнең үз шәхси кабинетыгыздагы исемлектән).
6. Кабул итүгә язылганда белгечне сайларга.
7. Кирәкле табибның исем, фамилия һәм атасының исеме янәшәсендә “Язылырга” төймәсенә басарга.
8. Ачылган графикта кабул итүнең вакытын һәм көнен сайларга (яшел төс белән билгеләнгән).
9. Сайланган вакытка басарга.
10. Элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә һәм, “Әйе” төймәсенә басып, сайлауны расларга.
11. Экранда кабул итүгә язылу тәмамлану турында хәбәр күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев