Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевск медикларының могҗизага кагылышлары бар

    Күптәнге традиция буенча, июньнең өченче якшәмбесендә Гиппократ антына тугрылыклы, көн саен могҗиза тудыручы ак халатлы кешеләрнең зур армиясе һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Роза Шәрәфиева Үзәк больница хезмәткәрләре сөйләгән уникаль очрак ахыры бәхетле тәмамланган әкияткә охшаган. Бу тылсыммы, яки һөнәри осталыкмы? Бәлки докторларның бала тудыручы хатынны һәм аның сабыен коткарулары могҗизадыр? Үзегез...

    Күптәнге традиция буенча, июньнең өченче якшәмбесендә Гиппократ антына тугрылыклы, көн саен могҗиза тудыручы ак халатлы кешеләрнең зур армиясе һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
    Роза Шәрәфиева
    Үзәк больница хезмәткәрләре сөйләгән уникаль очрак ахыры бәхетле тәмамланган әкияткә охшаган. Бу тылсыммы, яки һөнәри осталыкмы? Бәлки докторларның бала тудыручы хатынны һәм аның сабыен коткарулары могҗизадыр? Үзегез уйлап карагыз.
    ...Маякчык яктыртуы һәм сирена тавышы белән озатылучы фаралар уты Менделеевскиның үзәгендә уңайлы урнашкан больница шәһәрчеге ишегалдын айкап чыкты. "Ашыгыч ярдәм" кабул итү бүлегенә якынлашты, ишекләр ачылды. Машинадан фельдшер, машина йөртүче һәм борчылган ир-ат сикереп төште. Алар салоннан өянәкләр белән интеккән аңсыз хатын яткан носилканы чыгардылар. Вакыт төнге 12 тулып 10 минутны күрсәтә.
    Кабул итү бүлеге ишегендә пациентны дежур акушер-гинеколог Елена Ахмедова һәм табиб-реаниматолог Сергей Чупин каршылый. Гинекология бүлеге мөдире һәм шул ук вакытта район табиб-акушер-гинекологы Елена Ахмедова үзәк больницада интернатура тәмамлап 1987 елдан эшли. Бу чорда хатын-кызларның сәламәтлек күрсәткечләрен яхшыртуга, вакытлыча эшкә сәләтне югалтуга китерүче авыруларның санын киметүгә, гинекология практикасында диагностикалауның һәм дәвалауның заманча алымнарын кертүгә юнәлдерелгән эшен камиллек белән үзләштерде. Ун елдан артык җитәкләгән бүлекчәнең проблемаларын хәл итүдә үзен иң яхшы яктан гына таныткан табиб-анестизиолог-реаниматолог Сергей Чупинны эшенең профессоры дип атыйлар.
    "38 атналык йөклелек, эклампсия, өянәк синдромы, өченче дәрәҗә тулгак" диагнозлары белән хатын-кызны экстрен китерү турында табибларга "ашыгыч ярдәм"нең дежур диспетчеры хәбәр итә. Пациентның хәлен ачыклап, табиблар венага һәм тамчы аша тиешле препаратлар кертүне, кислород маскасы билгелиләр. Йөклелектән кичекмәстән арындыру өчен, операция бүлмәсенә урнаштыралар, биредә аны кизү торучы хирург Александр Попов кабул итә. Ул 2014 елдан мавыгып һәм һөнәри осталык белән баш табибның медицина часте буенча урынбасары, шул ук вакытта балалар хирургы булып эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә Александр Борисович үзен хирургик профильдәге югары класслы белгеч итеп күрсәтте. Моңа ун елдан артык автошәһәрнең балалар медицина үзәгендә эшләве дә йогынты ясады.
    Һәм менә 00.40та сабыйның кычкыруы бала тудыруның уңышлы тәмамлануын хәбәр итә. Хатын әлегә аңында түгел, өянәкләре кабатлана. Александр Борисович Казан коллегалары белән элемтәгә керә һәм пациентны Ашыгыч медицина ярдәме больницасына, баланы Кама медицина үзәгенә күчерергә рөхсәт ала. Иртәнге икедә хәле аеруча авыр дип бәяләнгән хатынны табиб-невролог Иван Иванов тикшерә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Иван Николаевич баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган һәм уң яклы гимепарез белән цереброваскуляр авыруны, беренче-икенче стадиядәге команы диагностикалый.
    Әлеге өлкәдә алыштыргысыз эшләвенең 30 еллыгын билгеләгән тәҗрибәле невропатолог Иван Иванов күпләрне савыктырды, аякка бастырды. 1998 елның июленнән ул үзәк больницаның неврология бүлеген җитәкли.
    Чираттагы өянәк туктатыла, аннан соң, куелган инструкцияләрне үтәп, пациент һәм бала Чаллы учреждениеләренә китерелә. 30 яшьлек Елизаветага, хатынның исеме шулай, нейрохирурглар бригадасы баш мие эчендәге гематоманы алу буенча кичектергесез операция ясый. Реабилитация курсыннан соң ул кызын күрү бәхетенә ирешә. Пациентның якыннары медикларга коткарылган тормышлар өчен чиксез рәхмәтле.
    Баш мие комасы белән катлауландырылган бала таптыруга да карамастан, табиблар хатынны һәм аның сабыен үлемнән йолып кала алдылар. Мондый очракларда исән калу меңгә берне тәшкил итә. Моңа "ашыгыч ярдәм" фельдшеры Дмитрий Гоголевның заманча беренчел ярдәме, аннан соң кеше хәленә керә белү, ярдәм итү теләге кебек сыйфатларга ия тәҗрибәле табиблар Елена Ахмедова, Сергей Чупин, Иван Иванов һәм Александр Поповның һөнәри гамәлләре йогынты ясады.
    - Гомер-гомергә чын медицина хезмәткәре битараф булмаган кеше дип саналган, - ди үзәк больницаның баш табибы Олег Сабаев. - Чын профессионалларның абруе яңадан торгызыла. Медикларның хезмәте авыр, ләкин һәрвакыт мактаулы, чөнки кеше сәламәтлегеннән һәм тормышыннан да кадерлерәк бер нәрсә дә юк.
    Рәис Сәхапов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: