Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде

Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.

Алабуга һәм Казаннан килгән 60 яшьтән өлкәнрәк медицина хезмәткәрләрен санаторийдә түләүсез процедуралар көтә. Аларны дәвалау җиде көн дәвам итәчәк.

Атна дәвамында табиблар Наталья Верина, Азал Сабирҗанов, Валентина Белавина сәламәтлекләрен ныгытачаклар. Ковидлы авырулар белән эшләүче табибларның сәламәтлекләре турында кайгырту «Рәхмәт, доктор» республика акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Барлыгы 44 медицина хезмәткәре республиканың төрле санаторийләрендә ял итәчәк, шуларның алтысы — «Ижминводы» санаториендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев