Менделеевск районының берничә торак пунктында транспорт хәрәкәте чикләнә
Удмуртия Республикасында коронавирус таралу сәбәпле, Менделеевск районында өстәмә саклану чаралары гамәлгә кертелде.
Бу турыда Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Иван Егоров таҗлывирус инфекциясен таралуга каршы чаралар күрү буенча штаб утырышында белдерде.
Аның сүзләренчә, Менделеевск районының Бөрешле, Абалач, Илнәт һәм Удмуртиянең Грах районнарындагы Мишкино, Порым, Байтуганово авыллары ягыннан юллар ябыла, үзизоляция режимын контрольдә тотучы патруль эше көчәйтелә. Хокук саклау хезмәткәрләре документларны, эшкә алучыдан белешмә булуны, смс-рөхсәтләрне тикшерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев