Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә

Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.

– Коронавирус инфекциясеннән 30 кеше прививка ясатты. Эш дәвам итә, – ди баш врач.

Исегезгә төшерәбез, COVID-19дан вакцинаның беренче партиясе Менделеевски район үзәк хастаханәсенә ике атна элек китерелде. «Спутник V» вакцинасы ике компонентлы. Бу иммунитетны тулысынча формалаштыру өчен 21 көнлек интервал белән ике мәртәбә прививка ясатырга кирәклеген аңлата.

18 яшьтән өлкәнрәкләр вакцинация ясата алалар. Дәвалаучы табибтан консультация кирәк булачак.

Прививка ясатырга теләүчеләргә 8 (85549) 2-19-82 телефонына шалтыратырга һәм элемтә өчен үзеңнең мәгълүматларыңны калдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев