Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Менделеевскида майның соңгы атнасында ашыгыч ярдәм машинасы 160 тапкыр юлга чыккан

Районлылар гипертония чиренең көчәюеннән зарланганнар.

Узып баручы елның 23нче маеннан 29на кадәр Менделеевск үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре 161 чакыруда булганнар. Өлкән фельдшер Зөлфия Садриева әйтүенчә, күбесенчә, гипертония чиренең көчәюе сәбәпле чакыралар. Моның төп сәбәбе итеп ул, тиешле гипотензив даруларны вакытында эчмәү яисә, гомумән, дарулар эчү графигы бозылуын атый. 
«Участок табибына вакытында мөрәҗәгать итмиләр, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнәләр. Ә бу катгый тыела. Ел саен диспансеризация үткән очракта бу чирне вакытында абайлап һәм кисәтеп була», − ди медицина хезмәткәре. 
Фото Менделеевск үзәк хастаханәсе архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев