Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Менделеевскидан Бахматовлар гаиләсе Татарстан Президенты кабул итүендә булды

Традиция буенча ел саен Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү үткәрелә.

Мондый очрашулар ТР гаиләләрен, республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары вәкилләрен хөрмәтләүгә юнәлдерелгән. Менделеевск районыннан ТР Президенты кабул итүенә Оксана һәм Александр Бахматовлар гаиләсе барды.

Бахматовлар гаиләсе — ныклы медицина союзы үрнәге. Алар гаилә турында кайгыртып яшәү белән бергә, эштәге һөнәри нечкәлекләр турында да үзара фикер алышалар. Бахматовлар гаиләсе башкаларга үрнәк, кыз һәм ул тәрбиялиләр.

Александр Анатольевич яхшы гаилә башлыгы, хезмәт сөючән, җаваплы. Оксана Алексеевна — район үзәк хастаханәсенең баш табибы, үз эшенең остасы, максатка омтылучан һәм кайгыртучан әни. Балалары да тәртипле һәм тәрбияле. Кызлары Елизавета РФ халык иҗатының атказанган «Шаян» коллективында озак еллар бии, хәзер Мәскәү университетында укый. Уллары Ярослав хоккей белән мавыга.

Гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше алып баралар: бергәләп табигать кочагында ял итәләр, авылга әби-бабай янына кайталар, республиканың күренекле урыннарына баралар.

21 ел дәвамында Бахматовлар бер-берсен кайгыртып һәм хөрмәтләп, районда авторитет казанып күпләр өчен дус һәм тату гаилә үрнәге булып яшиләр, кешеләрне сәламәтләндерүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев