Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мәскәүдән җиңү белән

Мәскәүдә көнчыгыш хәрби бергә-бер көрәш кобудо буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды, анда Россиянең 45 регионыннан 1500 спортчы катнашты, шулай ук I Халыкара ярышларда Австралия, Англия, Әфганстан, Венгрия, Грузия, Италия, Россия, Таҗыйкстан, Үзбәкстан, Украина, Франция, Швейцария, Япония илләре катнашты. Гомуми команда исәбендә Италия һәм Швейцария командаларын җиңеп, россиялеләр лидер булды....

Мәскәүдә көнчыгыш хәрби бергә-бер көрәш кобудо буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды, анда Россиянең 45 регионыннан 1500 спортчы катнашты, шулай ук I Халыкара ярышларда Австралия, Англия, Әфганстан, Венгрия, Грузия, Италия, Россия, Таҗыйкстан, Үзбәкстан, Украина, Франция, Швейцария, Япония илләре катнашты.

Гомуми команда исәбендә Италия һәм Швейцария командаларын җиңеп, россиялеләр лидер булды.
Татарстанның җыелма командасы ике алтын, дүрт көмеш, ике бронза медаль яулады. Түбән Камадан Данис Галиев Халыкара ярышларда ир-егетләр арасында беренче урынга чыкты.
45 регион арасында беренчелектә Россия командасы беренче урынга лаек булды. Призёрлар исәбендә менделеевлылар да бар: Дмитрий Егоров 14-15 яшьлекләр арасында 50 килограммга кадәрге авырлыкта икенче урын алды, Наталья Минебаева - икенче (16-17 яшь, 50 килограммга кадәр), Артур Пайдуганов - өченче (12-13 яшь, 50 килограммга кадәр). Аларның тренеры Лилия Богатова, "Сатори" яшүсмерләр клубы.
Татарстанның Кобудо федерациясе президенты Сергей Лисютин билгеләп үткәнчә, бу илебез территориясендә узган Россия Спорт министрлыгының Бердәм календарь планына кертелгән кобудо буенча беренче рәсми Халыкара ярышлар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск кобудо Менделеевск яналыклары