Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Надежда”да ялда

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче 19 укучы Кама буенда урнашкан "Берсут" посёлогында онытылмас ял көннәре уздырдылар. Балаларны озатып баручы тәрбияче Марина Куликова белдерүенчә, лагерь тормышында кояш, һава, су, спорт, уен алгы планда булган. Команда уеннары - спартакиада, "Күңелле спорт очрашулары", футбол, волейбол балаларда бердәмлек, дуслык хисе тәрбияләүгә этәргеч булган. Кичләрен биючеләр...

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче 19 укучы Кама буенда урнашкан "Берсут" посёлогында онытылмас ял көннәре уздырдылар.
Балаларны озатып баручы тәрбияче Марина Куликова белдерүенчә, лагерь тормышында кояш, һава, су, спорт, уен алгы планда булган.
Команда уеннары - спартакиада, "Күңелле спорт очрашулары", футбол, волейбол балаларда бердәмлек, дуслык хисе тәрбияләүгә этәргеч булган. Кичләрен биючеләр дискотекада осталыкларын күрсәткәннәр. "Хор ярышында", балалар Евровиденисендә, клиплар, "Мисс һәм мистер" конкурсларында менделеевлылар үзләрен иҗади итеп таныттылар. Туган көннәрен лагерьда каршылаган Вадим һәм Владимир Сухановлар бәйрәм кичәсен озак истә тотар. Бигрәк тә Кама буена, урман хуҗалыгына, кабан дуңгызлары үрчетү питомнигына, зоопаркка сәяхәт балаларга онытылмас мизгелләр бүләк иткән. Активлык күрсәткән, җиңүләр яулаган приютлылар грамоталар, призлар белән билгеләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Кама таћнары Берсут