Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Һөнәр сайлау кеше тормышына зур йогынты ясый

Беренче мәктәптә химия һәм биология укытучысы Алсу Максютина җитәкчелегендә 10 Б һәм 11 Б сыйныф укучылары өчен табиб-педиатр Вероника Моторина белән очрашу үткәрелде.

Чара барышында Вероника Михайловна тормышы, медицина юлын сайлавы турында сөйләде, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәшләр бирде, психологик тест үткәрде.

– Табибларсыз берничек тә яшәп булмый. Алар – кирәкле һөнәр ияләре. Әлеге белгечлекне сайлап, сез эшсез калмаячаксыз, – диде сүзен педиатр.

Үз эшенең осталары булган шәһәр табиблары белән профориентацион очрашулар уку чиреге саен үткәрелә. Үзара әңгәмә барышында вузларга керү, һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары бәяләнә.

– Мондый чаралар – балаларда уңай тәэсирләр калдыра, укучыларга һөнәр үзләштерүгә этәргеч бирә, – диде Алсу Илдусовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев