Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Оксана Бахматова: «Врачлар җитмәү – төп проблема»

Республика шәһәр һәм районнары сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомум рейтингында Менделеевск район үзәк хастаханәсе 24-25 урыннарда.

Үз төркемнәре арасында унтугыздан унынчы урында. Баш врач Оксана Бахматова 2018 ел йомгаклары ясалган медсоветта шундый статистика китерде.

Соңгы өч елда районда гомер озынлыгы 1,3 елга артты һәм 71,8 ел тәшкил итә. Республика буенча бу күрсәткеч 73 ел дип теркәлде. 2017 ел белән чагыштырганда туучылар саны 24 балага арткан. Ләкин үлүчеләр саны кимеми.

– Авыллар халкы арасында бакыйлыкка күчүчеләр саны югары дәрәҗәдә. Бу мәсьәләне хәл итүне без авылларга мобиль бригадалар белән чыкканда күрәбез, –дип аңлатма бирде Оксана Алексеевна.

Район халкының хезмәткә яраклылык күрсәткечләренең берсе, эшкә вакытлыча яраксызлык белән авырулар санала. Авырулар структурасы буенча сулыш органнары, сөяк-мускул, кан әйләнеше авырулары белән больничный алалар. Больничныйда булу уртача 11 көнгә кадәр дәвам итә.

– Менделеевлылар диспансерлаштыру һәм профилактика күзәтүен узуда активрак булсыннар иде. Пенсия яшендәгеләр үз сәламәтлекләренә битараф түгелләр. Халыкның башка категориясе түләүсез диспансерлаштыру узарга ашыкмый, – дип билгеләде О. Бахматова. – Эшкә алучылар шулай ук үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклауны кайгыртырга һәм медицина күзәтүе узу өчен түләүле көн бирү турында уйланырга тиешләр.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 9416 мәртәбә чакырылган, бу уңайдан 9424 авыруга һәм зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелгән. Бер бригадага тәүлек дәвамында уртача 12,8 чакыру туры килә.

Баш табиб сүзләренчә, кадрлар сәясәте өлкәсендә төп проблема булып врачлар җитмәү кала. Дефицит 50,1%. Шуның өчен район үзәк больницасы вәкилләре Казан, Ижевск, Башкортстан медицина вузлары чыгарылышлары янында булалар. Татарстан республикасы хөкүмәтенең «Грант» программасы ярдәме белән 2 врач – врач-психиатр, врач-хирург җәлеп ителделәр. 2018 елдан 50 000 кешедән кимрәк булган шәһәрләр өчен «Земский доктор» программасы гамәлдә. Җирле больницага бер квота билгеләнде, аның ярдәме белән участок врач-педиатры булдырылды.

– Бу мәсьәләне без контрольдә тотабыз. Медицина вузлары студентларын максатчан укыту турында килешү буенча бурычларны үтәүдә контрольне көчәйтәбез, «Земский доктор» программасына кушылуны дәвам итәбез. Агымдагы елда безгә ике квота бирелде, – дип сөйли баш врач.

2019 елда район үзәк хастаханәсе үлем очракларын киметү өстендә эшләячәк, шул исәптә кече яшьтәгеләр арасында. Күрсәтелгән хезмәтләр һәм авыруларга мөнәсәбәт шулай ук өстенлекле булып кала бирә. Профилактика юнәлешендә эшләргә, сәламәтлек мәктәбен җәелдерергә һәм халыкта үз сәламәтлекләрен саклау һәм ныгытуга уңай караш формалаштыруны дәвам итәргә.

Баш табиб әйткән бурычларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева да хуплады. Әлеге проблемалар район үзәк хастаханәсенең генә түгел, район җитәкчелеге алдында да булуын билгеләде.

Бер караш
Медицина советы эшендә Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов та катнашты. Ул җирле дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлгә аңлатма бирде:

– Районда әниләр үлеме очраклары булмавы шатландыра. Хәзер моңа республика дәрәҗәсендә игътибар бирелә. Ләкин шуны әйтәсем килә, кече яшьтә үлем очракларына игътибар итү зарур. Безнең район күрсәткече югары. Бу очракларны анализлаганда, әгәр дә ярдәм кирәк булса, җирле больница врачлары ТР сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә алалар. Хезмәт күрсәтү буенча халык шикаятьләре планында уңай динамика булуы яхшы. Дүртенче кварталда алар булмады. Ләкин тынычланырга ярамый, халык белән эшне дәвам итәргә кирәк, чөнки ул сезнең янга ярдәм сорап килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X