Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Омикрон» коронавирус штаммы

«Омикрон» ноябрь ахырында Көньяк Африкада идентифицияләнгән, ул бик тиз тарала!

Россиядә «омикрон» белән беренче зарарланучыларны 6 декабрьдә ачыклыйлар: ике граждан Көньяк Африка республикасыннан кайтты.
Омикрон-штамм Бөек Британиядә 27 ноябрьдә ачыклана. 15 декабрьдә илдә 78 610 зарарланучы теркәлә, бу бер тәүлек эчендә абсолют рекорд дигән сүз яисә узган рекордтан 10 меңгә күбрәк. 9ыннан 15 декабрьгә кадәр коронавирус белән авыручылар саны 19%ка артты, 13 декабрьдән илдә «омикрон» белән беренче авыру вафат булды.

Татарстанда бүгенге көндә әлеге авыруны йоктыручылар ачыкланмаган.

 

Саклану чаралары турында онытмагыз! Социаль дистанцияне саклау мөһим, кеше күп булган урыннарда битлек кияргә кирәк, кулларны еш юуу зарур.

Исегездә тотыгыз, инфекциядән саклану өчен иң гади һәм нәтиҗәле чара вакцина ясату. Вакциналаштырылган кешеләр сирәк авырыйлар, әмма авырулары җиңел формада һәм катлауланусыз уза. Вакцина ясаткан кешеләрнең үлем очрагы теркәлмәгән. Вакцина ясатыгыз! Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев