ОРВИ: иң мөһиме – профилактика
753
0
0
Бүгенге көндә районда кискен респираторлы вируслы инфекция берничә елгы күрсәткечнең уртача дәрәҗәсендә, эпидемик бусаганы үтми, моңа узган елның көзендә уңышлы үткәрелгән вакцинацияләү ярдәм итте. Үзәк больница мәгълүматлары буенча, узган атнада 368 кеше, шул исәптә 14 яшькә кадәрге - 228, бер яшькә кадәрге 32 бала ОРВИ белән авырды. Нигездә балалар авырый....
Бүгенге көндә районда кискен респираторлы вируслы инфекция берничә елгы күрсәткечнең уртача дәрәҗәсендә, эпидемик бусаганы үтми, моңа узган елның көзендә уңышлы үткәрелгән вакцинацияләү ярдәм итте.
Үзәк больница мәгълүматлары буенча, узган атнада 368 кеше, шул исәптә 14 яшькә кадәрге - 228, бер яшькә кадәрге 32 бала ОРВИ белән авырды. Нигездә балалар авырый. 3 нче мәктәптә 18-24 февраль көннәрендә бер сыйныф карантинда булды.
- Теләсә нинди очракта барлык профилактик чараларны күрергә кирәк, югыйсә авыру көтмәгәндә килеп чыгарга һәм төрле дәрәҗәдәге катлауланулар тудырырга мөмкин, - дип кисәтә район эпидемиологы Дамира Кашапова.
Без педиатр Наталья Панфёровадан мәктәпләрдә хәл торышы белән кызыксындык.
- Үзәк больница ОРВИны профилактикалау буенча шәфкать туташлары өчен укулар оештыра. Алар һәр көнне сыйныфларда йөреп чыгалар. Әгәр авырулар булса, аларны укудан азат итәләр. Без шәфкать туташларын сыйныфларда профилактик чаралар үткәрергә, педиатр белешмәсе белән балаларны кабул итәргә өйрәтәбез. Бүгенге көндә уку процессы штатлы режимда алып барыла. Димәк, мәктәпләрдә эш дөрес куелган. Температурасы күтәрелгән балаларга ашыгыч ярдәм өйләренә килә. Больницага вакытында мөрәҗәгать итәргә, авыру кешеләр белән элемтәне чикләргә тырышыгыз.
- Октябрь аенда әти-әниләре ризалыгы белән мәктәп укучыларын вакцинацияләү, грипп һәм кискен респираторлы авыруларны профилактикалау буенча лекцияләр үткәрелде. Авыру балаларны ачыклыйбыз һәм изоляциялибез, андыйлар мәктәпкә йөрергә тиеш түгел. Сыйныф бүлмәләрен җилләтү оештырыла, су белән җыештыру, кулларны даими сабынлап юуны тәкъдим итәбез, микробларны булдырмас өчен шул да җитә, язгы-көзге чорда - рационда яшелчә һәм җиләк-җимешләр кимегәндә, өстәмә витаминнар комплексы кабул итү мөһим. Даими физик күнегүләр ясау, бигрәк тә саф һавада, кызу адымнар белән җәяү йөрү шулай ук файдага булачак, - дип киңәш бирә 1 нче мәктәпнең шәфкать туташы Татьяна Малышкина.
Бу очракта педиатрия службасы үзенчәлекле роль уйный.
- Ирина Геннадьевна Пупышева һәрвакыт ярдәмгә килә, һәр сорауга төпле киңәш бирә. Ул иң яхшы балалар табибы, - ди ике бала анасы Юлия Шакирова.
- Авыруны алдан кисәтергә мөмкин, гриппка каршы прививканы мин октябрь аенда ясаттым. Өлкәннәрнең сәламәтлеге турында кайгыртулары өчен рәхмәт. Хәзер күбрәк җиләк-җимеш, лимон ашарга тырышам, - ди пенсионер Раиса Костылева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 апрель 2021 - 15:41Шумный күперендә боз вату эшләре алып барыла Район территориясендә язгы ташуга әзерлек турында ТР МЧС район бүлеге начальнигы Айдар Әхмәдуллин муниципалитетта узган эшлекле киңәшмәдә сөйләде.6800
-
8 апрель 2021 - 15:39Мини-футбол буенча Беренчелек узды 5-7 апрель көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә гомумбелем мәктәпләре укучылары-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.6700
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.8900
-
8 апрель 2021 - 13:04«АЙДАвМЕДИА» журналистлык һәм блогерлык мәктәбенең 11 чыгарылышы уку курсларын тәмамлау турында сертификат алды Балалар 2020 елның декабреннән быелның мартына кадәр журналистлыкка һәм блогерлыкка укыдылар, грамоталы сөйләшергә һәм газета өчен текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә, кадрда үзеңне ничек тотарга һәм әңгәмә алып барырга өйрәнделәр.8300
-
8 апрель 2021 - 13:02Безнең байлык – халыклар дуслыгы Районда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.7700
-
8 апрель 2021 - 11:3513 апрельдә Рамазан ае башлана Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте.7400
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
-
7 апрель 2021 - 13:50Үзәк район хастаханәсе һәм «Шифалы су-Ижминводы» санаторие хезмәткәрләре халык иҗаты фестивалендә катнаштылар Концерт санаторийда узды һәм медицина хезмәткәрләре арасында талантларның күп булуын ачыклады.8100
-
8 апрель 2021 - 11:37Менделеевлылар актив рәвештә коронавирустан прививка ясаталарМассакүләм вакцинациягә башкарма комитетның Үзәкләштерелгән бухгалтерия баш хисапчысы Луиза Горячева кушылды.7700
-
5 апрель 2021 - 15:45«Шаян»ның юбилеена илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килдеРайонда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.8800
-
5 апрель 2021 - 15:47Илнәттә хезмәт ветераны Ирина Абрамова 90 яшен билгеләде Ирина Егоровна гомере буена колхозда сыер савучы булып эшләгән. Лаеклы хезмәте өчен ул Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.12000
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.8900
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84