Перчаткаларны мәҗбүри киясе юк
Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию кагыйдәсе 17 августтан гамәлдән чыгарыла
Битлек кию мәҗбүри булып кала.
17 августтан башлап республикада җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Кулларны чиста тоту өчен йогышсызландыру средстволарын куллану мөһим», — диде Президент.
Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев