Песәйлеләр яшь буынның сәламәтлеге турында кайгырта
Песәй мәдәният йортында авыл фельдшеры Әлфия Кабирова белән очрашу үткәрелде.
«Сәламәт булу серләре» дип аталган мәгълүмати сәгатькә мәктәп укучылары чакырылды. Алар бик күп кенә файдалы кинәшләр тыңладылар: дөрес итеп туклану серләре, сәламәт булу өчен үтәлергә тиешле таләпләр һ.б. Балалар бүгенге көндә бигрәк тә актуаль булган сорауларга җаваплар да ишеттеләр.
Укучылар әлеге очрашуга килеп, сәламәтлек турында әңгәмә үткәрүе өчен шәфкать туташы Әлфия ханымга рәхмәт белдерделәр.
Фото Ф. Рәхмәтуллина архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев