Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Приютлылар ялда

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче балалар беренче җәйге каникул аен Чистайның "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында уздыралар. Лагерь әйдаманнары, укучыларны озата барган тәрбиячеләр Любовь Тимергалиева, Марина Куликова, Зоя Маркина ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп оештыралар. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, тематик чаралар, конкурслар - барысы да малайлар, кызларның яшь үзенчәлеген, кызыксынуын искә алып...

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче балалар беренче җәйге каникул аен Чистайның "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында уздыралар.
Лагерь әйдаманнары, укучыларны озата барган тәрбиячеләр Любовь Тимергалиева, Марина Куликова, Зоя Маркина ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп оештыралар. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, тематик чаралар, конкурслар - барысы да малайлар, кызларның яшь үзенчәлеген, кызыксынуын искә алып оештырыла. Иң мөһиме, табигать кочагына, Кама буена экскурсияләр, төбәкнең билгеле урыннары белән танышу аларны мәгълүматка, яңа хисләргә баета.
Учреждениедә калган кечкенәләр өчен дә кызыклы чаралар планлаштырылган. Асфальтта рәсем ясау, комнан фигуралар иҗат итү бәйгеләре узган. Һава еланы очырулар, сабын куыклары ясау, табигать күренешләре, бөҗәкләр тормышы белән танышу да кечкенәләрнең күңеленә хуш килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Лагерь Раздолье