Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсенең медицина советы утырышы узды

Катнашучылар 2019 ел йомгакларын тикшерделәр, өстенлекле бурычларны билгеләделәр, алар арасында – вакытыннан алда үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру, профилактик юнәлештәге үсешне дәвам итү.

Баш табиб Оксана Бахматова сүзләренчә, өлкәннәр һәм балалар шифаханәләрендә кичектергесез медицина ярдәме кабинетлары гамәлдә. 2700дән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән.

− Узган елда профтикшерүләрне 60 яшьтән өлкәнрәк 3865 менделеевлы узды. Азмобильле кешеләргә йортларда диспансерлаштыру үткәрү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен ике мобиль бригада оештырылды. «Өлкән буын», «Мобиль шифаханә» проектлары гамәлгә ашырылды.

Утырыш барышында эшчәнлекнең уңай яклары да билгеләнде, алар арасында шифаханәне, хатын-кызлар консультациясен капиталь ремонтлау. «Земский доктор» программасы буенча сигез яшь белгеч җәлеп ителде.

Ахырда иң яхшы 26 медицина хезмәткәре почётлы бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев