Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Республика клиник хастаханәсе эшләүдән туктамады

Социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми.

 Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 
«Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли һәм мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә кабул итә. Көн саен кабул итү-диагностика бүлекләренә 300гә якын пациент мөрәҗәгать итә», - дип белдерделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында. 
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хастаханәдә ОРВИ белән авыручыларның артуына бәйле рәвештә пациентлар өчен Роспотребнадзор таләпләре нигезендә чикләү режимын үтиләр. Әмма авыр хәлдәге пациентлар янына да, реанимация бүлекләренә дә керү чикләнмәгән. 
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2019 елның мартыннан мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә ялган хәбәрләр тараткан өчен административ җаваплылык кертелде. Шулай ук җәмәгать урыннарында коронавирус темасы белән бәйле шаяртулар өчен дә җинаять җаваплылыгы яный. 
Февраль башында Мәскәүдә дусты белән бергә башкала метросында «бездә коронавирус өянәге» дип шаярткан пранкерны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Егетне 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X