Рөстәм Миңнеханов антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый, дип белдерде
Татарстан Президенты дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру турында фикер алышу өчен «Аромат» акционерлык җәмгыятендә булды.
«Антисептикларга бәяләрне арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый», диде Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Интернетта хәзер югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар таралды. Моңа юл куярга ярамый. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү өчен предприятиедә булды. «Аромат» АҖ сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен гадәти һәм зур савытта да антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.
Миңнеханов мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.
Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә система көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев