Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Саф һавада спорт һәм уеннар

Шимбә көнне "Батыр" балалар-үсмерләр мәктәбе районында спорт мәйданчыгын ачу булды. Ул спорт һәм уен элементлары белән җиһазландырылган, махсус катлам җәйгән баскетбол кыры бар. - Без Тын Тауда яшибез, - ди унике яшьлек Диана Сергеева. - Бирегә сеңлем Алияне алып килдем. Аңа саф һавада уйнау ошый, рәхәтләнеп атынгычта атына. - Мәйданчык...

Шимбә көнне "Батыр" балалар-үсмерләр мәктәбе районында спорт мәйданчыгын ачу булды.
Ул спорт һәм уен элементлары белән җиһазландырылган, махсус катлам җәйгән баскетбол кыры бар.
- Без Тын Тауда яшибез, - ди унике яшьлек Диана Сергеева. - Бирегә сеңлем Алияне алып килдем. Аңа саф һавада уйнау ошый, рәхәтләнеп атынгычта атына.
- Мәйданчык президент программасы буенча төзелде, - диде район башлыгы Игорь Привалов. - Бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк, озакламый Бурмистров, Профсоюзная урамнарындагы ишегалларында, Тихоново, Ижёвка авылларында балаларга хәрәкәтчән уеннар һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырачакбыз.
Котлауларга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, "Камспецстрой" подряд оешмасы генераль директоры Александр Захаркин кушылдылар.
- Мин "Батыр" балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол белән шөгыльләнәм. Район җитәкчелегенә мондый искиткеч бүләк өчен рәхмәт белдерәм, - диде Алия Зиннәтуллина.
Рәсми өлештән соң егетләр һәм кызлар баскетбол командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды. Беренче тупны ыргыту хокукы район башлыгы Игорь Приваловка бирелде.

Рәхилә Мирзаянова

Автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск спорт Батыр

2
X