Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Саф җил” – сәламәтлек һәм матурлык өчен

"Нептун" сәламәтләндерү комплексында хәзер йөзү генә түгел, заманча җиһазлы залларда күнекмәләр алу мөмкинлеге дә бар. Теләгән һәркем биредә фитнес һәм спорт белән шөгыльләнә ала. Егор Демидов җитәкчелегендәге комплекс персоналы зал проекты өстендә озак эшләде, ул район башлыгы Валерий Чершинцев йогынтысы белән гамәлгә ашырылды. Валерий Сергеевич һәм Егор Ильич "Саф җил"...

"Нептун" сәламәтләндерү комплексында хәзер йөзү генә түгел, заманча җиһазлы залларда күнекмәләр алу мөмкинлеге дә бар. Теләгән һәркем биредә фитнес һәм спорт белән шөгыльләнә ала.
Егор Демидов җитәкчелегендәге комплекс персоналы зал проекты өстендә озак эшләде, ул район башлыгы Валерий Чершинцев йогынтысы белән гамәлгә ашырылды. Валерий Сергеевич һәм Егор Ильич "Саф җил" тренажер залын ачтылар һәм беренчеләрдән булып спорт снарядларын кулланып карадылар. Алар яшьләр һәм өлкәннәргә яхшы формада калырга, физик культура һәм спортны актив пропагандаларга өндәделәр. Менделеевлылар, күнекмәләр залларында булып, тренажерларны сынадылар. Ирләр һәм хатын-кызлар штанга белән чүгәләү, аяклар белән этелү, швед стенасында комплекслы күнегүләр башкардылар, гантельләр күтәрделәр. Гөлсинә Заһретдинова һәм Әлфия Талыйпова эллиптик һәм велотренажёрларда шөгыльләнделәр, аларның артык калорияне яндырып, мускулларга нәтиҗәле йогынты ясавын билгеләделәр, Евгения Максимова һәм Алина Елюкина тренажерда аяк мускулларын хәрәкәтләндерделәр.
- Һәр ир-егет спорт белән мавыгырга тиеш. Без авыр атлетика һәм пауэрлифтинг белән шөгыльләнәбез, - диләр Виктор Смольков һәм Алексей Карманов.
- Төрле хәрәкәтләр ясыйм, күкрәк һәм арка мускулларына нагрузка бирәм, - ди Ульяна Гыйзәтуллина. - Күнекмәләр тонусны күтәрә, матурлык, күңел көрлеге һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора.
Валерий Чершинцев 8 Март бәйрәме уңаеннан чарада катнашучыларга "Саф җил"гә абонементлар өләште. Шәһәрлеләр куркынычсыз һәм уңайлы шартларда вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү мөмкинлегенә шатлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары "Нептун" сђламђтлђндерњ комплексы