Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә фитобар барлыкка килде

    Проект организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.

    «Здравушка» кислород фитобары» проекты грант оту ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Хәзер менделеевлылар өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга уңай шартлар булдырылды.

    Тантаналы ачуда Валерий Чершинцев, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева катнашты.

    Район башлыгы социаль яклау бүлеге коллективы һәм «Саулык» үзәгенә файдалы проектны гамәлгә ашыруларына рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек теләде.

    Очрашу ахырында теләгәннәрнең барысы да файдалы эчемлекләрдән авыз иттеләр, коктейль һәм чәй тәменнән канәгать калдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: