Себер түләмәсе – аеруча куркыныч авыру
Россиянең күп районнарында көннәрнең кызу булуы йогышлы авыруларның баш калкытуына сәбәпче була, алар арасында - себер түләмәсе. Кешедә ул тире авыруы формасында уза, аерым очракта себер түләмәсе сепсисы белән авырлаша.Себер түләмәсе таякчыклары споралары һәртөрле тәэсирләргә бирешми һәм 100 елга кадәр яшәргә сәләтле. Инфекция чыганагы Кеше өчен мөгезле эре терлек, ат,...
Россиянең күп районнарында көннәрнең кызу булуы йогышлы авыруларның баш калкытуына сәбәпче була, алар арасында - себер түләмәсе.
Кешедә ул тире авыруы формасында уза, аерым очракта себер түләмәсе сепсисы белән авырлаша.Себер түләмәсе таякчыклары споралары һәртөрле тәэсирләргә бирешми һәм 100 елга кадәр яшәргә сәләтле.
Инфекция чыганагы
Кеше өчен мөгезле эре терлек, ат, сарык, кәҗә куркыныч тудыра. Алар белән элемтәдә булганда авыру йоктырырга мөмкин. Зарарланган объектлардан туфрак, тирес, авыру хайваннарны караганда әйберләрен тоту һәм аеруча терлек күмү урыннары куркыныч тудыра. Авыру терлекләрдән алынган продуктларны куллану да инфекция чыганагы булырга мөмкин. Иң куркынычы - һава-тузан юлы белән зарарлану. Бу траншея казыганда, бина, корылмалар салганда.
Инкубацион вакыты
Авыруның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән сигез көнгә кадәр, еш кына ике-өч көн дәвам итә.
Авыруның башлангыч мизгелендә температура нык күтәрелә, агулану күзәтелә, баш авырта, бил сызлый. Баш, муен, авыз һәм борын куышлыкларында чуан булса авыру аеруча авыр уза һәм сепсис булырга мөмкин.
Профилактика
Ул мөгезле эре терлекне иммунлаштыруны эченә ала, авыру терлекләрне үз вакытында ачыклау һәм дәвалау, йогышсызлау үткәрү, шулай ук прививкалар ясау. Терлекчелек продуктларын тиешсез урыннарда һәм ветеринар тикшерүеннән башка сату тыела.
- Исегездә тотыгыз, авыруның беренче билгеләре күренү белән медицина ярдәме кирәк булачак, - ди "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ филиалының табиб-эпидемиологы Дамира Кашапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев