Ә сез грипптан прививка ясаттыгызмы?
Салкыннар көтмәгәндә килде һәм, һәрвакыттагыча, без аларга әзерләнмәдек. Медиклар билгеләгәнчә, суыкта озак булу, балансланмаган туклану, көчсез иммунитет, стресслар кискен респиратор авырулар очраклары артуга китерә. Профилактик чаралар грипп һәм ОРВИны кисәтүгә юнәлдерелә. Болар - салкыннарга кадәр иммунны ныгытучы препаратлар куллану, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше, шулай ук симптомнары барлыкка килгәннән соң беренче...
Салкыннар көтмәгәндә килде һәм, һәрвакыттагыча, без аларга әзерләнмәдек. Медиклар билгеләгәнчә, суыкта озак булу, балансланмаган туклану, көчсез иммунитет, стресслар кискен респиратор авырулар очраклары артуга китерә.
Профилактик чаралар грипп һәм ОРВИны кисәтүгә юнәлдерелә. Болар - салкыннарга кадәр иммунны ныгытучы препаратлар куллану, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше, шулай ук симптомнары барлыкка килгәннән соң беренче 48 сәгать эчендә яки янәшәдә авыручылар булганда вируска каршы препаратлар кабул итү. Безнең илдә авыруны кузгатучыны бетерүгә юнәлдерелгән үзенчәлекле профилактика РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы белән расланган Профилактик прививкаларның милли календаре нигезендә башкарыла. Алты айга кадәрле яшьтәге балалар, 1-11 нче сыйныфлар укучылары, студентлар, медицина, коммуналь, транспорт оешмалары хезмәткәрләре, йөкле хатыннар, 60тан узганнар, армиягә чакырылучылар, хроник авырулары булганнар вакцинацияләнергә тиеш. Калган категорияләр вакцинаны үз хисапларына алалар. Йөкле хатыннарга прививка икенче һәм өченче триместрда ясала.
Тавык аксымына аллергиядән интегүчеләргә, авыруның кискен чорында, алты айга кадәрге балаларга, элек прививкадан соң тән температурасы 390тан күтәрелгән кешеләргә, энә керткән урында диаметры сигез сантиметрдан арткан гиперемия булганнарга вакцинация тыела.
Вакцина кертүгә җавап итеп, иммун системасы хроник авырулар һәм иммунитеты көчсезләнгән кешеләр өчен мөһим булган саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгара. Саклау эффекты 8-12 көннән барлыкка килә һәм 8-12 айга кадәр саклана.
Вакцинациядән соң ике тәүлек хәл булмаска, 370ка кадәр тән температурасы күтәрелергә, борын тыгылырга мөмкин, болар парацетамол кабул иткәннән соң бетә. Абсолют сәламәт кеше, кагыйдә буларак, вакцина кертүгә чыдам.
Ни өчен дәүләт гриппны иммунопрофилактикалауга средстволар тота? Грипп вирусы даими үзгәрә. Һава-тамчы ысулы белән таралу сәбәпле, ул кыска вакыт эчендә бик күп кешеләрне зарарлый.
Клиник картина авыру кискен башлану, бизгәк тоту, организм агулану белән характерлана. Авырганнарның 10 проценты пневмония кебек катлаулану ала, ул еш кына үпкә кабару белән тәмамлана. Гайморит, отит, мастоидит, бронхиолит, миокардит кебек катлауланулар да булырга мөмкин. Алар озак һәм кыйммәтле дарулар белән дәвалана.
Авырудан соң тернәкләнү бер айдан артык дәвам итә. Бу вакытта кеше тиз арый, игътибарсыз була, хезмәт җитештерүчәнлеге кими.
Вакцинацияне көз көне үткәрү актуаль. Уңай һәм тискәре якларны яхшылап үлчәп, дөрес карар кабул итегез. Сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге шуңа бәйле булачак. Менделеевлылар вакцинация буенча үзәк больницага 315 нче кабинетка мөрәҗәгать итә алалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.4100
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.3400
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.3900
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.3800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.3700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7200
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.4100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика