Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

«Сәламәт булырга телибез!»

Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.

Балаларның тән саулыгын саклау бик мөһим – аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм үз сәламәтлеген сакларга өйрәтергә.

Атна дәвамында мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, үз сәламәтлекләрен кайгыртуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Төркемнең тәрбиячесе Әлфия Сәләхетдинова балаларны төрле спорт төрләре, иммунитетны ныгыту алымнары белән таныштырды. Тәрбияләнүчеләр үзләренең организмнары, «сәламәтлек ярдәмчеләре», сәламәтлек һәм туклануның үзара элемтәсе турында белделәр.

– Атнаның һәр сәгате истә калырлык булды, һәр көн уңай тәэсирләр, күңел көрлеге бирде, үзара дуслык, бердәмлек атмосферасы тудырды, – дип фикерләре белән уртаклашты Әлфия Минзилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X