Сәламәтлек көне уку елына старт бирде
3 нче мәктәптә укытучыларның иҗат төркеме һәм өлкән сыйныф укучылары оештыруында традицион Сәламәтлек көне узды. Ул дәртле флэшмоб, алып баручылар мөрәҗәгате белән башланды. 5-8 нче сыйныфлар арасында пионербол, мини-футбол, баскетбол буенча команда ярышлары узды. Балалар эстафетада, 30 һәм 60 метр йөгерүдә, идәннән этелүдә, урыннан һәм сикергечтә сикерүдә шәхси уңышларын күрсәттеләр....
3 нче мәктәптә укытучыларның иҗат төркеме һәм өлкән сыйныф укучылары оештыруында традицион Сәламәтлек көне узды.
Ул дәртле флэшмоб, алып баручылар мөрәҗәгате белән башланды. 5-8 нче сыйныфлар арасында пионербол, мини-футбол, баскетбол буенча команда ярышлары узды. Балалар эстафетада, 30 һәм 60 метр йөгерүдә, идәннән этелүдә, урыннан һәм сикергечтә сикерүдә шәхси уңышларын күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укучылары "Күңелле стартлар"да актив катнашты. Ахырда нәтиҗәләр билгеле булды, җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнделәр. Чара "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге яклавында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев