Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау отличнигы

Хезмәт ветераны, югары категорияле фельдшер Людмила Норкина сәламәтлек саклау өлкәсенә 45 ел гомерен багышлады. Татар Чаллысында туган кыз 1960 елда Алабуга медицина училищесына фельдшерлыкка укырга керә, фән нигезләрен тырышып үзләштерә һәм медицина хезмәткәре җилкәсенә нинди җаваплылык йөкләнгәнне бик иртә аңлый. Һөнәре буенча беренче адымнарын туган авылының медпунктында башлый, аннан 13...

Хезмәт ветераны, югары категорияле фельдшер Людмила Норкина сәламәтлек саклау өлкәсенә 45 ел гомерен багышлады.
Татар Чаллысында туган кыз 1960 елда Алабуга медицина училищесына фельдшерлыкка укырга керә, фән нигезләрен тырышып үзләштерә һәм медицина хезмәткәре җилкәсенә нинди җаваплылык йөкләнгәнне бик иртә аңлый.
Һөнәре буенча беренче адымнарын туган авылының медпунктында башлый, аннан 13 ел район больницасында тәҗрибә туплый. Людмила Павловнаның иң күп еллары - чирек гасыр Карпов исемендәге химия заводының сәламәтлек саклау пункты белән бәйле, анда ул мөдир вазифасын үти. Л.Норкина җитәкчелегендәге тату коллектив заводлыларның сәламәтлеге сагында тора. Ул дәвердә Людмила Павловна предприятие җитәкчелеге хөрмәтен, заводлыларның абруен һөнәри осталыгы, киң күңелле, ярдәмчел, һәр кеше белән уртак тел таба белүе өчен казана.
Архивында бүләкләре, Мактау грамоталары бихисап. Ул Германиягә туристик юллама белән дә бүләкләнә. Һөнәри вазифаларыннан тыш, Л.Норкина үзәк больницаның шәфкать туташлары советы, профсоюз комитеты әгъзасы буларак җәмәгать эшендә актив катнаша.
Социаль яклау үзәгендә дә Людмила Павловнаның һөнәри осталыгына һәм кешелек сыйфатларына ихтыяҗ зур була, анда ветераннар һәм инвалидлар медицина ярдәме генә алып калмыйлар, яхшы киңәш тә, яшәеш проблемаларын аңлау һәм тынычлану да табалар.
Медицина тәкъдимнәре генә түгел, авыруны аңа карата яхшы мөнәсәбәт тә дәвалый, дип саный сәламәтлек саклау ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Медицина хезмђткђрлђре кљненђ Кљне белђн!