Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сәламәтлек турында иртәдән үк

Ел саен республика дәрәҗәсендә #сәламәтиртә марафоны уза. Быелгы проектта “МН” журналисты Рәхилә Мирзаянова да катнашты.

Марафонга сәламәт яшәү рәвешен яклаучы һәркем кушыла ала. Традиция буенча ул агымдагы елда да 11 майда башланды. Республикада яшәүчеләргә 21 көн дәвамында ВК төркемендә үз битләрендә яисә инстраграм-аккаунтларында йөгерүдән фотолар куярга һәм моны иртәнге җидегә кадәр башкарырга кирәк иде.

– Шундый юл белән кеше үзендә яхшы гадәт, оешканлык тәрбияли, организмын чыныктыра, – дип билгеләде проектның җитәкчесе Раил Гатауллин.

Марафон финалы 6 июльдә Казанның Горький исемендәге ял паркында булды. Катнашучылар #сәламәтиртә логотипы белән футболкалар һәм бейсболкалар алдылар. Аннан соң күнегүләр комплексы башкардылар, парк буйлап йөгерделәр, тиеннәрне ашаттыла. Әлбәттә инде, өйгә позитив кәеф һәм истәлеккә фотолар алып кайтып киттеләр.

– Сафларыбызның артуын, сәламәт яшәүнең көндәлек ихтыяҗга әверелүен телибез, – диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев