Сәламәтлек турында кайгыртыгыз
Салкыннар башланды. Безнең хәзер чын кыш турында уйлаганыбыз юк диярлек һәм салкыннан саклану кагыйдәләрен искә алмыйбыз. Бу уңайдан медикларның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Дөрес киенмичә урамга чыкмагыз: кан йөрешенә каршылык күрсәтмәүче иркен җылы кием, колакларны саклаучы башлык, пирчәткәләр урынына бияләйләр булырга тиеш. Вакытлыча мода турында онытыгыз.
Урамга ач килеш чыкмагыз: калорияле ризык кулланганда салкынны җиңүе авыр булмас.
Урамга чыгар алдыннан «җылытучы» эчемлекләр кулланмагыз: спиртлы эчемлек башта кәефне күтәрә, организмны җылыта, ләкин 20 минуттан соң кеше өши башлый – кан тамырлары кысыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев