Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Сәламәтлек

Спартакиада – күңел күтәренкелеге чыганагы

"Химик" стадионында районның инвалидлар җәмгыяте спартакиада уздырды. Ярышка тормышлары җиңелдән булмаган, әмма көр күңелле, актив кешеләр җыелды. Алар арасында - ел саен катнашучы Младенцевлар, Мостаевлар, Ивановлар, Тарасовлар. Алар мондый очрашуларга бәйрәм рухы, оптимизм, җиңүгә омтылыш хисе тоярга, аралашырга йөриләр. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында узган спартакиада "Без бергә булдырабыз"...

"Химик" стадионында районның инвалидлар җәмгыяте спартакиада уздырды.
Ярышка тормышлары җиңелдән булмаган, әмма көр күңелле, актив кешеләр җыелды. Алар арасында - ел саен катнашучы Младенцевлар, Мостаевлар, Ивановлар, Тарасовлар. Алар мондый очрашуларга бәйрәм рухы, оптимизм, җиңүгә омтылыш хисе тоярга, аралашырга йөриләр.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында узган спартакиада "Без бергә булдырабыз" девизын үз итте.
Мөмкинлекләре кушканча, һәркем күңеленә якын спорт төрен сайлап, көч сынады. Ярышларда балалар да активлык күрсәттеләр. Кече туп атуда, 100 һәм 60 метрга йөгерүдә, гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, шашка-шахмат уеннарында җиңүчеләр билгеләнде. Болар - Максим Уткин, Рамил Сәйфетдинов, Наташа, Настя, Лариса Мостаевалар, Даша Костина, Анита, Максим Ивановлар, Григорий Драмарецкий. Ярышларны инвалид спортчылар тренеры һәм капитаны Рөстәм Миңнегәрәев хөкем итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск спорт “Химик” стадионында