Спорт – тормыш юлдашым
Бер-берсен алыштырып торган бәйрәм даталары арасында озакламый билгеләп үтеләчәк Физкультурачылар көне аерым игътибарга лаек. Чөнки һәркемнең тормышында спортка, физкультурага урын бар. Кемдер мәктәп, студент елларында, кемдер хезмәт коллективында ярышларда катнаша. Ә Леонид Белоногов бер көнен дә спорт белән шөгыльләнми уздырмый. - Мин спортка мәхәббәт белән туганмын. Кечкенәдән шук, тиктормас идем....
Бер-берсен алыштырып торган бәйрәм даталары арасында озакламый билгеләп үтеләчәк Физкультурачылар көне аерым игътибарга лаек.
Чөнки һәркемнең тормышында спортка, физкультурага урын бар. Кемдер мәктәп, студент елларында, кемдер хезмәт коллективында ярышларда катнаша. Ә Леонид Белоногов бер көнен дә спорт белән шөгыльләнми уздырмый.
- Мин спортка мәхәббәт белән туганмын. Кечкенәдән шук, тиктормас идем. Дүртенче мәктәптә белем алу дәверендә физкультура укытучыларым Маргарита Ситдыйкова, Татьяна Тарасова, Владимир Денисов бу өлкәдә мөмкинлекләремне күреп, миңа игътибар бирделәр. Нинди генә түгәрәкләргә йөрмәдем. Баштарак учреждение, соңрак район, аннан республика күләмендә җиңел атлетика, чаңгы, баскетбол, волейбол буенча ярышларда катнаштым. Ул чорда массакүләм спортка игътибар зур иде. Хәзер шәһәрдә заманча спорт мәйданчыклары, бассейн, боз сарае ачылды. Болар куанычлы вакыйгалар. Менделеевлыларны спорт белән ешрак шөгыльнәнергә өндәр идем. Бу өлкәдә әле безгә эшләргә дә эшләргә, - дип фикере белән бүлешә әңгәмәдәшебез.
Спорттагы уңышлары аңа училищеда, техникумда укыганда да, соңрак армия сафларына алынгач та ярдәм иткән.
- Спорт - минем икенче һөнәрем дисәң дә була. Калининградта милиция мәктәбендә хәрби-кулланма спорт төрендә чарландым. Казанның Мәскәү районында җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт иткән чорда күп каршылыкларны җиңүдә (многоборье) үземне сынадым. Шөгыльләнми калган спорт төрләре аздыр. Озак хәрәкәтсез торсам, авыруга сабышам.
Кызым Наталья белән улым Андрей да спорт белән балачактан кызыксындылар. Минем белән ярышларга йөрделәр. Кызым һөнәре буенча психолог, тренер булып та эшләде. Андрей да шәхси эшмәкәр мәшәкатьләре арасында спортка вакыт таба, - дип сөйли спортчы.
Яр Чаллы, Түбән Кама, пенсиягә чыгар алдыннан Менделеевск полиция бүлегендә хезмәт куйган Леонид Александрович сәламәт тормыш рәвешен үз иткән. Хезмәт һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны һаман да эчке эшләр бүлеге җыелма командасында тора.
Күптән түгел министрлык оештырган триатлон (йөзү, йөгерү, велосипедта таудан йөрү) буенча беренчелекне алган. ТР буенча чемпионатта Макаров пистолетыннан атып һәм 5 километрга йөгереп призлы икенче урынны яулаган.
- Россия күләмендә уздырылган спартакиадада Татарстан ветераннары дүртенче ел беренчелекне бирмиләр. Киләчәктә дә бу югарылыктан төшмәскә иде, - дип горурланып сөйли Л.Белоногов.
Спорт өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган, төрле разрядларга ирешкән Леонид Александрович шәһәрдә физкультура хәрәкәтен үстерүгә өлеш кертергә - тренер буларак укучы балалар белән шөгыльләнергә исәпли. Даими күнегүләрдә чыныккан, ихтыярлы, көчле спорт мастеры Леонид Белоногов хыялын тормышка ашырмый калмас.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.7900
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.6500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.8400
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9200
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.7300
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.9300
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.9600
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.8600
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр7400
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13000
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.11300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика