Спортка тартылып
Физкультура һәм спортны. сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан районда Бөтенроссия олимпиада көне узды. "Кама таңнары" приюты да бу башлангычтан читтә калмады. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр беренче мәктәпнең спорт мәйданчыгына "Спорт - син дөнья" чарасына җыелдылар. Йөгерүдә, биеклек һәм озынлыкка сикерүдә, төрле күнегүләр ясауда ярышу иң көчлеләрне ачыклады. Җиңүчеләр призларга ия булдылар. Барлык...
Физкультура һәм спортны. сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан районда Бөтенроссия олимпиада көне узды.
"Кама таңнары" приюты да бу башлангычтан читтә калмады. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр беренче мәктәпнең спорт мәйданчыгына "Спорт - син дөнья" чарасына җыелдылар. Йөгерүдә, биеклек һәм озынлыкка сикерүдә, төрле күнегүләр ясауда ярышу иң көчлеләрне ачыклады. Җиңүчеләр призларга ия булдылар. Барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләр алдылар. Спорт бәйрәмен тәрбиячеләр Люция Бикбова һәм Наталья Евдокимова әзерләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев