Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табибка инфомат аша язылырга була

Мәгълүмати технологияләр хәзерге тормышның барлык өлкәләрен диярлек биләп алды. Алар безгә аралашырга ярдәм итә, өстәмә мәшәкатьләрдән арындыра, вакытны экономияли. Мәгълүмати технологияләр медицина үсешенә дә үз өлешен кертте. Үзәк район больницасында дәвалау һәм диагностикалауның яңа алымнары барлыкка килде. Болар барысы да халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм аның белән канәгатьләнү дәрәҗәсен...

Мәгълүмати технологияләр хәзерге тормышның барлык өлкәләрен диярлек биләп алды. Алар безгә аралашырга ярдәм итә, өстәмә мәшәкатьләрдән арындыра, вакытны экономияли. Мәгълүмати технологияләр медицина үсешенә дә үз өлешен кертте.

Үзәк район больницасында дәвалау һәм диагностикалауның яңа алымнары барлыкка килде. Болар барысы да халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм аның белән канәгатьләнү дәрәҗәсен үстерүгә китерә.
"Татарстанда электрон сәламәтлек саклау" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә поликлиникада чиратлар проблемасы хәл ителә. Беренче катта регистратура янында электрон чират терминалы - инфомат урнаштырылды. Хәзер һәр кеше үзенә уңайлы вакытка табибка языла, регистратура янында чиратта тормыйча гына, билгеләнгән сәгатькә килә ала, белгеч кабинеты янында озаклап көтеп торасы юк. Бу хезмәттән ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең uslugi.tatarstan.ru порталы аша яки "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы аша смартфоннан өйдә дә файдаланырга мөмкин.
Үзәк больницаның баш табибы Олег Сабаев билгеләп үткәнчә, пациентларның интернет аша табибка мөстәкыйль язылуы бушлай медицина ярдәменең кулайлыгын арттыру максатында кертелә. Язылуның яңа формасы белән беррәттән, традицион - регистратура аша язылу да гамәлдә кала, менделеевлылар үзләре килеп яисә телефон аша языла алалар.
Әлегә район һәм шәһәр халкы инфомат һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша язылудан еш файдаланмый. Кешеләрнең күбесе бу хезмәт белән таныш түгел яки дөрес булмаган гамәл кылудан курка. Әмма бу курку урынсыз, инфоматтагы меню бик гади һәм аңлаешлы. Теркәү мәгълүматларын игътибар белән тутырганда, ялгышлар булмый.
Халыкка уңайлы булсын өчен, кеше күпләп җыелган сәгатьләрдә махсус белгеч менделеевлыларга кабул ителүгә инфомат аша язылуда ярдәм итә. Пациентлар терминалның уңайлы һәм файдалану өчен гади булуын билгеләп үтәләр.
Әлеге программа кысаларында табиблар кабат кабул итүгә язылу алып баралар. Табиб кабинетында пациент белгечкә килергә тиешле көн һәм вакыты турында мәгълүмат ала. Шулай булгач, чиратта утыру кирәк булмый, - дип билгеләп үтә Олег Вильевич.
Без инфомат аша кабул ителүгә язылган менделеевлыларның фикерләре белән уртаклашуларын үтендек.
Марина, 28 яшь, хезмәткәр: "Мин поликлиникага терапевтка кабул итүгә килдем. Гадәт буенча, регистратурага чиратка бастым. Үзәк больница хезмәткәре кабул ителүгә инфомат аша язылырга тәкъдим итте, барысын да аңлатты һәм күрсәтеп бирде. Берничә минут эчендә мин үземә тиешле вакыт белән талон алдым. Менә кабул ителүгә барам. Бу бик уңайлы һәм тиз, полис кына кирәк. Икенче мәртәбә инфомат аша гына язылам".
Хәйрулла, 56 яшь, механизатор: "Мин табибка кабул ителүгә авылдан килдем. Гадәттәгечә, чиратка бастым. Шәфкать туташы мине чакырып алды һәм шушы аппарат аша мине кабул ителүгә язды. Бу бик тиз һәм уңайлы. Ә иң мөһиме, чиратта торырга туры килмәде".
Светлана, 43 яшь, эшче: "Мин бу инфоматны элек тә күрдем, ләкин янына килергә генә курыктым. Төймәсенә дөрес басмам дип уйладым. Ә миңа монда аңлаттылар, күрсәттеләр. Бернинди катлаулыгы юк икән, бик уңайлы. Элек поликлиникага киләсең, чират көтеп торган арада хәл начарайган очраклар да була иде. Ә монда килдең, төймәләренә бастың һәм барысы да әзер".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Үзәк район больница