Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Талпаннар активлашты

Районда талпан тешләү сәбәпле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Агымдагы елның май аенда гына 12 кеше мөрәҗәгать иткән. - Узган елда 14 апрельдән 14 октябрьгә кадәр талпаннарның активлыгы күзәтелде. Барлыгы 80 талпан җыелды һәм тикшерү лабораториясенә озатылды. Безнең районда 2005 елдан талпан энцефалиты белән зарарлану очраклары күзәтелмәде, - дип...

Районда талпан тешләү сәбәпле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Агымдагы елның май аенда гына 12 кеше мөрәҗәгать иткән.
- Узган елда 14 апрельдән 14 октябрьгә кадәр талпаннарның активлыгы күзәтелде. Барлыгы 80 талпан җыелды һәм тикшерү лабораториясенә озатылды. Безнең районда 2005 елдан талпан энцефалиты белән зарарлану очраклары күзәтелмәде, - дип сөйли "Алабуга шәһәре һәм районында ТР эпидемиология һәм гигиена үзәге" филиалының бүлек мөдире Валерий Якимов. - Нәтиҗәләр буенча тикшерү үрнәкләрендә талпан энцефалиты вируслары күзәтелмәде. Әмма бу тынычланырга нигез бар дигән сүз түгел, инфекцияле талпаннар Удмуртия, Башкортстан, Киров өлкәсе кебек уңышсыз күрше регионнардан килеп эләгергә мөмкин.
Шуны истә тоту зарур: урманнарда булганнан соң тәнне һәм киемнәрне тикшереп чыгарга, күренгән талпаннарны кичектермичә юк итәргә кирәк. Әгәр талпан тәнгә кадалган икән, аны үзең алу белән шөгыльләнмичә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү шарт. Тәннән алганнан соң, талпанны "Эпидемиология һәм гигиена үзәге"нең тикшерү лабораториясенә җибәрергә кирәк.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск актуаль Энцефалит