Таныш булыгыз – табиб һөнәре
Шәһәр мәктәпләре укучылары район үзәк хастаханәсе эше белән танышты.
Яшьләр кайчан да булса кешеләрне дәвалау турында хыялланудан туктамыйлар. Бер дә юкка гына район үзәк хастаханәсенең ачык ишекләр көнендә анда өлкән сыйныф укучылары җыелмады. Җирле сәламәтлек саклау дәрәҗәсендә нинди эшләр алып барылуы турында яшьләр тирән мәгълүматлы булсыннар өчен белгечләр һәркемгә дә аңлаешлы итеп сөйләргә тырыштылар. Алар потенциаль абитуриентларга һөнәрнең җаваплылыгы, безнең медицинага кагылышлы проблемалар, медицина вузына кергәндә нәрсә белән ярдәм итә алачаклары турында сөйләделәр.
– Сезне биредә күрүбезгә шатбыз, – дип билгеләде баш табиб Оксана Бахматова. – Безгә яшь кадрлар кирәк, чөнки больницаның мөһим проблемасы – врачлар җитмәү. Аны чишәргә тырышабыз. Ике ел элек «Земский доктор» программасына кушылдык, аның буенча безгә килгән белгечләр бер миллион сум акча алачаклар. Медицина вузлары студентлары белән шәхсән очрашам. Сезнең яклауны да тоясы килә, укырга кереп югары уку бинасын уңышлы тәмалагач безнең районга кайтырга теләк белдерсәгез яхшы булыр иде.
Менделеевлы Луиза Снадинапо максатчан юнәлеш буенча Казан медицина университетының дәвалау факультетында алтынчы курста укый. Ул укучылар өчен борынгы һәм танылган югары уку йорты турында презентация белән мәркәзебездән махсус кайтты. Вузны тәмамлаганнан соң Луиза хезмәт биографиясен медик буларак Менделеевскида башларга җыена.
– Врач булырга хыялланмадым. Һөнәр сайлаганда табиб әнием белән киңәшләшеп медицинага тукталдым, беренче өч курс катлаулырак бирелде, – ди студент кыз. – Миңа һөнәрем ошый. Ул кирәкле һәм ихтыяҗлы.
Очрашуның рәсми өлешеннән соң укучыларга бүлекчәләр буйлап экскурсия оештырылды. 3 нче мәктәпнең 9 сыйныф укчылары Ангелина һәм Диләрә врач булырга исәплиләр.
– Тормышымны стоматология белән бәйләргә телим, – ди Ангелина.
– Педиатр яки стоматологияне сайлыйм, – дип әңгәмәгә кушыла Диләрә. – Ачык ишекләр көне киләчәк һөнәрне сайлауда ныклы ышаныч бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев