Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда биш хастаханә җиһазландырыла

Быел республикада баш миенең кан әйләнеше бозылу белән бәйле авыруларны дәвалау буенча биш медицина үзәген яңа җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.

Бу эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты буенча башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.


Яңа җиһазлар Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге, шулай ук Алабуга, Түбән Кама һәм Буа Үзәк район хастаханәләренә кайтарылачак.


Әлеге проект буенча Татарстанда йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авыруларны дарулар белән тәэмин итү программасы да бар.


Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.


Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев