Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19дан вакцинация теләгән һәр кешегә үткәрелә

Вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә ясату мөһим.

Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация теләгән һәр кешегә ясала. Республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган.

Белгечләр билгеләвпенчә, вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процент, шулай ук ул авыр формалардан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә.

Вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Иммунитет ике елга формалаша дип фаразлана.

Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый. Вакцинация бушлай һәм кешенең үз теләге белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев