Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча тагын 19 гериатрия кабинеты ачыла

Агымдагы елда «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак.

Алар Казан, Чаллы, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевскида пәйда булачак. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр Аксубай, Алексеевск, Әлки, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч, Яңа Чишмә һәм Чирмешән район хастаханәләрендәге яңа гериатрия кабинетларында да медицина ярдәме алачак.

Ел азагына Татарстанда барлыгы 66 гериатрия кабинеты эшли торган булачак. Барлыгы 3,7 мең өлкән кешегә гариатрия ярдәме күрсәтергә планлаштырыла.

Бүгенге көндә республиканың 26 муниципаль берәмлегендә амбулатор шартларда гериатрия ярдәме оештырылган. 46 сырхауханә базасында 47 гериатрия кабинеты эшли. Быел табиб-гериатрлар өлкәннәрне 1 мең 235 тапкыр кабул иткән, ә 1 мең 530 кеше стационарда гериатрия ярдәме алган.

Гериатрия белгече булган табибларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Соңгы дүрт елда биредә 94 белгеч укып чыккан. Моннан тыш, 70 шәфкать туташы да әлеге өлкәдә квалификациясен күтәргән.

Үткән ел сәламәтлек саклау учреждениеләре гериатрия кабинетларын җиһазлауга 1 миллион 252 мең сумнан артык акча тоткан. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тәкъдиме белән хәйриячеләр дә бу максатларга 2 миллион 371 мең сумнан артык акча биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев