Татарстанда кан тапшыручылар саны ел саен 33 мең кешегә җитә
Республикада аеруча 25-34 яшьтәге кешеләр кан тапшыруда актив катнаша.
Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек — 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан үзәгеннән хәбәр иттеләр.
14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза. Республикада ел саен донорлар дистәләгән мең кешегә булыша.
«Татарстанда елына якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу 30 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтергә булыша. Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра. Аларның 32 проценты — 18-24, 42 проценты — 25-34, 15 проценты — 35-44 һәм 11 проценты 45-60 яшьлек кешеләр», — дип искәртте Республика кан үзәге белгечләре.
Донорларга дәүләт ярдәме дә каралган. Шул исәптән — ике өстәмә ял көне, социаль пакет, ташламалар, һәр елга бер тапкыр түләүләр (2020 елда әлеге сумма 14,6 мең сумны тәшкил итә) һәм башкалар.
«Әгәр донорлыкның нинди изге гамәл булуын белергә теләсәгез, мәсәлән, бер тапкыр кан тапшыру 3 кешенең гомерен сакларга ярдәм итүен әйтергә кирәк», — ди белгечләр.
Кан доноры булу мөмкинлекләре турында тулырак Республика кан үзәге сайтыннан — rckrt.ru, шулай ук Инстаграмда урнаштырылган мәгълүматлардан белеп була — rck_mz_rt.канкан доноры көнедонор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев