Татарстанда тәүлегенә Covid-19 дан зарарлануның 70 очрагы ачыкланды
Авыручылар арасында менделеевлылар юк.
Татарстанда тәүлегенә коронавирус белән авыручы 70 очрак ачыкланды, 11 очрак читтән кертелгән, 59ы авырулар белән элемтәгә кергән. 18 кеше госпитальләштерелде, 52се өйләрдә дәвалана, аларның авырулары җиңел формада уза. ТР коронавирус чорында барлыгы 75 кеше сәламәтләнгән. Бу турыда ТР коронавирус буенча штабтан хәбәр ителә.
Менделеевск районында коронавирус белән авыручы яңа очрак берәү дә юк. Зарарланучыларның күбесе Казанда — Татарстан республикасында 31 кеше авырый. Яр Чаллыда биш очрак. Лаешта һәм Теләчедә зарарлануның дүртәр очрагы билгеле булды, өчәр очрак — Югары Тау, Түбән Кама, Яшел Үзәндә, шулай ук Балтач һәм Кукмара районнарында, ике — Питрәч районында, берәр очрак — Буа, Лениногорск, Аксубай, Чистай, Арск, Чүпрәле, Әтнә, Тукай һәм Әгерҗе районнарында.
Яшь буенча: балигъ булмаганнар- җиде, унбер кеше 18 дән 30 яшькә кадәр, 28 — 30 дан 50 яшькә кадәр, 16 — 50 дән 60 яшькә кадәр, алты — 60тан 70 яшькә кадәр, ике — 70тән 80 яшькә кадәр .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев