Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанның онкология диспансерына узган елда 900 миллион сумлык җиһазлар юнәтелде

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру республикада онкологик авыруларны дәвалау алымнарын камилләштерү мөмкинлеге бирә.

Республика клиник онкология диспансеры 2020 елда әлеге проект буенча 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.


2020 елда Яшел Үзәндә амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды. Республика онкология диспансерының Чаллы филиалында радиология корпуслы онкология үзәге һәм Әлмәт филиалында радиология корпусы сафка бастырылды һәм җиһазландырылды.


Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев